Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы ханымны социаль челтәрдәге дусты алдаган

Шушы көннәрдә Лениногорскида яшәүче 55 яшьлек хатын – кыз, эчке эшләр бүлегенә үзенең мошенник корбаны булуы турында хәбәр иткән.

 

 Ханым социаль челтәрдә, үзен Татьяна дип таныштырган  хатын –кыз белән аралаша башлаган, Татьяна аңа дус булырга үзе тәкъдим иткән. Зыян күрүче үзләре арасында ничек дуслык җепләре сузыла башлавын аңламый да калган, аралашып, хәбәрләшеп торганнар.  Ә беркөнне Татьянадан бик кызыксындыргыч хәбәр килгән, ул банк картасындагы акчаны арттыру акциясендә катнашырга тәкъдим иткән. Акциядә катнашу өчен бер кая барып йөрисе дә, документ та тутырасы да юк, бары тик банк картасындагы соңгы өч санны, картаның кайчан  куллану вакыты  чыгачагын виртуаль дуска язып җибәрергә генә кирәк булган. Дус ике сәгатьтән картага 5000 сум киләчәген вәгъдә иткән.  Сүз арасында итәгатьле генә итеп, башка карталары барлыгы- юклыгы белән дә кызыксынган.  Банк картасы берничә булган очракта, алары белән дә шушы ук  эшне кабатларга кушкан.

 Булган карталарының һәрберсенә бишәр мең киләчәгенә ышанган лениногорскилы ханым , соралганның бөтенесен эшләгән.  Татьяна исә  аның белән  даими элемтәдә торган.

Тик берәр сәгатьтән соң ханымның исәбеннән җиде тапкыр – 9 ар мең һәм ике кабат 40 ар мең сум акча билгесез исәпкә күчеп  киткән,  ул барлыгы  149 мең сум акчасыннан колак каккан.

  Акчаларының кая китүен  дустыннан сорамакчы булган, әмма  Татьяна социаль челтәрләрдә эзсез югалган.

Эчке эшләр бүлеге, мондый каракларны табу бик четерекле булуын, билгесез кешеләр белән аралашканда банк картасы, аның саннары турында бернинди дә мәгълумат бирмәскә кирәклеге турында  даими кисәтеп тора.  Социаль челтәрдә аралашкан  кешеләрне дуска санаган очракта да,  саклык кагыйдәләрен  хәтердән чыгармау хәерле.

 

фото: https://pixabay.com/ru/photos/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев