Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы мошенниклар «капкын»ына эләккән

Лениногорскида яшәүче 71 яшьлек ир-ат мошенниклар капкынына юлыккан.

Аңың телефонына билгесез кеше шалтыратып, сеңлегез юл-транспорт һәлакәте ясады, дигән. Аның гаебе белән кеше гомере өзелде дип, хәбәр иткән. Әлбәттә, мошенниклар бу очракта, кыек атып-туры тигән. Өлкән яшьтәге ир-атның, дөрестән дә, руль артында йөрүче кыз туганы булган. Шалтыратучылар хатын-кызның гаебе белән килеп чыккан фаҗиганы хәл итү өчен, пенсионердан 900 мең сум сораганнар. Ир кешенең кулында 200 мең генә булгач, хәзергә шунсы булса да ярап торыр, дигәннәр. Акчаны курьер килеп алачагын белдергәннәр. Курьер әйтелгән вакытка киеп җитеп, акчаны алып киткән.

Әмма пенсионер бераздан шалтыратып, туганының хәлен белешергә уйлаган. Бәхеткә, сеңлесе белән барсы да яхшы булган. Тик менә 200 мең сум акча гына җилгә оча. Үзенең мошенниклар корбаны булуын аңлаган ир-ат, эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Бу очрак буенча Россия Федерациясе Җинаять кодексының 159 маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган. Полиция бүлегеннән алынган беренчел мәгълуматлар буенча, әлеге җинаятькә кагылышы булуда шик тудырган, 1989 нчы елгы күрше район кешесе тоткарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев