Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы Мөслимә Муллагалиева: “Балалар, оныкларның киләчәге өчен тавыш бирергә килдем"

Шәһәрдәге 1804нче сайлау участогы шәһәрнең 8нче мәктәбендә урнашкан. Участок сайлау комиссиясе рәисе Шамил Әхмәтов әйтүенчә, төшкә кадәр халык активлык күрсәткән.

 


-    Тавыш бирүнең төп көненә кадәр, ягъни 1 июльгә кадәр безнең участоктагы сайлаучыларның 50 проценттан артыгы тавыш биргән иде. Саклык чаралары үтәлә, тәртип бозулар юк, - ди ул.

1804нче сайлау участогында 2523 сайлаучы исәпләнә. Тавыш бирергә килгән Мөслимә Муллагалиева әйтүенчә, бер сайлауны да калдырганы юк.

-    Бүген дә килдем тавыш бирергә. Конституция - безнең төп закон бит. Ил-көннәр тыныч булсын. Аллага шөкер, безнең илебез бик матур, тыныч, башкалар белән чагыштырганда. Киләчәктә дә шулай булсын. Татарстаныбыз, шәһәребез тагын да үссен, уңайлы булсын яшәргә. Балаларның, оныкларның киләчәге якты булсын, рәхәт тормышта яшәсеннәр дип килдем тавыш бирергә, - ди Мөслимә апа.

Гөлназ Хәйретдинова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X