Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы Наил Нигъмәтуллин Россия Президентын сайлауда катнашты (+фотолар)

15 — 17 март көннәрендә Россия Президентын сайлау көннәре бара. Олы яшьтә булган абый-апалар өйдә торып тавыш бирү мөмкинлегенә ия. Лениногорскилы Наил Нигъмәтуллин да шундыйлардан.

1796 нчы сайлау участогының комиссиясе аның өенә килде. «Быел өйдә тавыш бирүчеләр саны 40ка якын. Шуларның берсе — Наил Нигъмәтуллин», дип әйтте комиссия әгъзалары. Сайлау участогында нинди кагыйдә буенча тавыш бирәләр, монда да нәкъ шулай булды. Наил Зәйнулла улы да үзе теләгән кандидат өчен «галочка» куйды. 

Сөйләшә торгач, аның кайда эшләгәнен, кем булганын да сораштык. Наил Зәйнулла улына 86 яшь. Тумышы белән Чирмешәннән. 3 ел ярым армиядә хезмәт иткән. «Бораулау» җәмгыятендә эшләгән, эретеп ябыштыру һәм токарь участогы мастеры, инженер-технолог булган. Тормыш иптәше белән 57 ел бергә яшәгәннәр. Кызганыч, инде аның юклыгына 3 елдан артык вакыт үткән. Бүгенге көндә оныгы тәрбиясендә яши . 

Рамия Гарифуллина, автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев