Лениногорскилыдан штраф түләтәчәкләр
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыдан штраф түләтәчәкләр

Лениногорскида юл-патруль хезмәте инспекторына документларын күрсәтергә каршы килгән шоферга суд карары чыгарылды.

Суд материалыннан күренгәнчә, 28 гыйнвар көнне 20:00 сәгать тирәсендә юл-патруль хезмәте инспекторы Чайковский урамындагы бер йорт янында «Мазда» машинасын туктата.

53 яшьлек лениногорскилы документларын күрсәтүдән баш тарта. Юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре хокук бозучыны тоткарлый һәм полициягә алып китә. Суд утырышында ир-ат гаепле булуын таный, гафу үтенә. 

Ир-атның административ хокук бозуы беренче тапкыр. Аның карамагында бер балигъ булмаган бала бар, үзе өйләнгән һәм даими яшәү урыны бар. Гаепне йомшартучы шартларны исәпкә алып, судья хокук бозучыга 2 мең сум күләмендә административ штраф билгели.


Нет комментариев