Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар "Гражданлык инициативасы" конкурсының лауреаты булды

Лениногорскидан ике проект авторы "Гражданлык инициативасы" бөтенроссия конкурсының региональ этабы лауреаты булды. Алар - "Дети войны" китабы авторы Рәйсә Фәтхуллина һәм "Лениногорск. Приглашение к сотрудничеству" проекты белән "Ярмарка" нәшрият йорты. Тавыш бирү төгәлләнеп, җиңүчеләр билгеле булгач, Казанга - "Корстон" комплексының тантаналар залына чакыру билеты килә үзләренә. Ә анда дәүләт эшлеклеләре,...

Лениногорскидан ике проект авторы "Гражданлык инициативасы" бөтенроссия конкурсының региональ этабы лауреаты булды.
Алар - "Дети войны" китабы авторы Рәйсә Фәтхуллина һәм "Лениногорск. Приглашение к сотрудничеству" проекты белән "Ярмарка" нәшрият йорты.
Тавыш бирү төгәлләнеп, җиңүчеләр билгеле булгач, Казанга - "Корстон" комплексының тантаналар залына чакыру билеты килә үзләренә. Ә анда дәүләт эшлеклеләре, иганәчеләр катнашында бик зур бәйрәм әзерләнгән. Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Юлий Гусман үзенең теләкләрен җиткерә. Әлеге конкурсны оештыручы гражданлык җәмгыяте комитеты рәисе Алексей Кудрин килә алмаса да, видеосәламен тапшырган.
Татарстаннан әлеге конкурста 55 проект катнаша, шуның унбере төрле номинациядә җиңүчеләр.
Рәйсә Фәтхуллинаның "Дети войны" китабы "Хәтер" номинациясендә җиңеп чыга. Тантаналы рәвештә сәхнәгә чакырып, диплом, чәчәк букеты һәм "тере тамчы" сыны тапшыралар. Әлеге премиянең символы итеп юкка гына "Тере тамчы" сайланмаган. Ул - тырышлыгыбыз, башлангычыбызны символлаштыра. Тамчыдан диңгез җыелган кебек, күпләгән тәкъдим-инициативалардан Россия күләмендәге зур эшләр башкарылуын аңлата. "Дети войны" китабы басылып чыгу да районыбызда бик күпләрне уятып җибәргәндәй булды. Аның турында фикерләр авторга әле бүген дә килеп тора. Ә Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбе укучылары альбом төзеп тапшырганнар. Анда беренчедән алып, төрле сыйныф укучыларының китапны укыганнан соң туган фикер һәм рәсемнәре туплаган. Нәкъ Казанга барыр алдыннан эшләп тапшыралар аны авторга. Ул исә башкалага алып китә һәм әлеге альбом Мәскәү кунакларында зур кызыксыну уята. Рәйсә Мәхүмовнаның үзен күреп, әлеге хезмәтне Мәскәүгә җибәрүен сорыйлар. Без очрашканда ул әлеге эшләр белән мәшгуль иде.
- Бу конкурста катнашырга ничек уйладыгыз соң? - дим.
Соравым юкка түгел,беренчедән, Россия күләмендә, димәк, катнашучы күп булачак. Икенчедән, Интернет аша тавыш бирергә кирәк.
- "Ярмарка" нәшрият йортыннан ике кыз килеп катнашырга тәкъдим иткәч: "Юк", дидем. Тагын килделәр, шулай ризалаштым инде. Мәскәүгә заявка җибәрдек, аннары үзеннән-үзе китте. Танышлар, дуслар ярдәмен гел тоеп тордык, - ди ул.
Рәйсә Фәтхуллинаның "Дети войны" китабы хәзер икенче турда катнаша һәм тавыш бирү дәвам итә.
Аның тәртибе түбәндәгечә:
1. PREMIAGI.RU - "Гражданская инициатива" сайтына керергә
2. "Память" номинациясендә, "Дети войны" китабын табып, "проголосовать" төймәсенә басарга
3. Бәяләү өчен 3 критерия бирелгән, өчесенә дә "5" ле куеп, "проголосовать" төймәсенә басарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Конкурс