Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар Әлмәт язучылар бүлеге юбилеенда катнашты

Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында Әлмәт язучылар бүлегенә 50 ел тулу уңаеннан тантаналы кичә булып узды. Ул Татарстан Язучылар берлегенең нефть төбәгендәге зур бер бүлеге булып тора һәм шул регионга караган ун районның иҗат әһелләрен берләштерә. Юбилей тантанасына Казаннан, Яр Чаллыдан һәм башка районнардан, шул исәптән бездән дә бик...

Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында Әлмәт язучылар бүлегенә 50 ел тулу уңаеннан тантаналы кичә булып узды.
Ул Татарстан Язучылар берлегенең нефть төбәгендәге зур бер бүлеге булып тора һәм шул регионга караган ун районның иҗат әһелләрен берләштерә. Юбилей тантанасына Казаннан, Яр Чаллыдан һәм башка районнардан, шул исәптән бездән дә бик күп язучы, яшь каләм тибрәтүче, мәртәбәле кунаклар килгән иде.
Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе Рафис Корбан татар әдәбиятын үстерүдә Әлмәт төбәге язучыларының өлеше зур булуын билгеләп үтте. Ярты гасыр эчендә алар укучыга меңнән артык китап бүләк иткән. Ул бер төркем язучы һәм шагыйрьгә республика Мәдәният министрлыгының рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләрен тапшырды. "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" дигән күкрәк билгесенә лаек булучылар арасында якташларыбыз Рәмзия Габделхакова һәм Таһир Шәмсуаров та бар иде.
Тагын бер шатлыклы яңалык - юбилей уңаеннан Татарстан нефтьчеләренең матди ярдәме белән "Рухият" нәшриятында "Илһам чишмәләре" исемле өр-яңа җыентык басылып чыккан. Анда Әлмәт язучылар бүлегенә караган 200 дән артык профессиональ һәм һәвәскәр язучының иҗаты тупланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юбилей