"Ихлас" мәчетенә йөрүчеләр "Зәйтүнә" мөнәҗәтләр уку республика фестивалендә катнашып, җиңү яулап кайттылар, дип хәбәр итә "Ихлас" мәчете. Ул Бөгелмә шәһәрендә узган. "Ансамбль" номинациясендә мәчеткә йөрүче өлкән яшьтәге апалар - "Ихлас" төркеме II урынны алган. "Аерым башкаручылар" номинациясендә Гаҗибә Миңнебаева - беренче урында.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз