Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыларга суны күп эчәргә киңәш итәләр

Көннәр кызу тору белән бәйле рәвештә чакырулар артты, дип әйтеп булмый, диделәр "ашыгыч ярдәм" станциясендә. Алар моны эссенең әллә ни озак тормавы белән аңлата. Ә бу көннәрдә иң күп мөрәҗәгать итүчеләр кан басымы күтәрелүдән интегүчеләр һәм йөрәкләре борчучылар булган. Бу төр авыруларны ел әйләнәсе еш мөрәҗәгать итә, диделәр. Шуңа көннәр...

Көннәр кызу тору белән бәйле рәвештә чакырулар артты, дип әйтеп булмый, диделәр "ашыгыч ярдәм" станциясендә.


Алар моны эссенең әллә ни озак тормавы белән аңлата.

Ә бу көннәрдә иң күп мөрәҗәгать итүчеләр кан басымы күтәрелүдән интегүчеләр һәм йөрәкләре борчучылар булган. Бу төр авыруларны ел әйләнәсе еш мөрәҗәгать итә, диделәр. Шуңа көннәр кызу торганда табиб язган даруларны вакытында эчсеннәр, исәнлекләренә карата игътибарлырак булсыннар, дип киңәш итәләр.
Җәйнең башы гына әле, эссе көннәр булыр, сезгә белгечләрдән берничә киңәш:
- су күп эчәргә кирәк
- башка кимичә урамга чыкмаска, бик кызу булганда башка кулъяулык капларга була
- бакчада эшләгәндә, физик эш белән ялны чиратлаштырырга
- бик эссе вакытта урамга чыкмаска, яисә күләгәдәрәк торырга тырышырга
- исерткеч эчемлек кулланмаска
- организмдагы үзгәрешләргә игътибарлырак булырга, үзегезне начар хис итә башлау белән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: су