Заман сулышы

Лениногорскилыны ОДН борчый

Нигә коммуналь хезмәтләргә үзебез өчен дә, күрше өчен дә түләргә мәҗбүр булабыз? Шул сорау белән хезмәт күрсәтүче оешмага барган идем, җитәкчеләрнең ишекләре бикле булып чыкты. Квитанцияләрне тутыру белән шөгыльләнүче ханымнарга мөрәҗәгать итеп: - Безнең Әгадуллин урамы, 3 нче йортта үзләре яшәмичә, квартирантлар тотучы, утка-суга, газга түләмичә яшәүчеләр, бурычлылар бар,- дидем....

Нигә коммуналь хезмәтләргә үзебез өчен дә, күрше өчен дә түләргә мәҗбүр булабыз?
Шул сорау белән хезмәт күрсәтүче оешмага барган идем, җитәкчеләрнең ишекләре бикле булып чыкты. Квитанцияләрне тутыру белән шөгыльләнүче ханымнарга мөрәҗәгать итеп:
- Безнең Әгадуллин урамы, 3 нче йортта үзләре яшәмичә, квартирантлар тотучы, утка-суга, газга түләмичә яшәүчеләр, бурычлылар бар,- дидем.
- Бурычлыларның кечкенә балалары бар, аларның ут-суларын өзәргә ярамый, сез дә оныкларыгызны пропискага кертегез дә, рәхәтләнеп яшәрсез, - диде берсе.
- Менә сиңа мә! Алайса тарифларны күтәрмәгез, бик бай булсагыз, үз кесәгездән түләгез,- дигән сүземнән көлделәр генә.
Минем ярты пенсиям фатирга түләүгә киткәндә, башка җирдә пропискада булып, җәй буе монда яшәүчеләр өчен дә без түлибез була түгелме? ОДН өчен түләү шактый килә. Бу гаделсезлек кайчан бетәр икән? Килеп тикшерсеннәр иде.
Галия ШАКИРҖАНОВА
Әлеге хатны, ачыклык кертү өчен, "Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзелеш информацион ресурслар үзәге"нә юлладык. Аның директоры Рафаэль Хәсәнов имзалаган хатның эчтәлеге түбәндәгечә:
Күпкатлы йорттагы фатир хуҗалары, аларда яшәсә дә, яшәмәсә дә, кулланылган гомумторак ихтыяҗлары (ОДН) өчен түләргә тиеш. Бу хакта Торак кодексы положениесында күрсәтелгән. Аннан аңлашылганча, әгәр дә йортта гомумторак исәпләгече булса, гомумторак ихтыяҗлары өчен кулланылган коммуналь хезмәт күләме һәр кулланучыга туры килгән мәйдан үлчәменә карап бүленә.
Мөрәҗәгать итүче яшәүче Әгадуллин урамындагы 3 нче йорт электр белән тәэмин итү, салкын һәм кайнар суны исәпләүче гомумторак исәпләгече белән җиһазланган.
Республика карары (№2388 2013 елның 28 ноябреннән) нигезендә, әгәр дә йорттагы бөтен фатирларда да шәхси исәпләү җайланмалары булмаса, нормативтан артык кулланган коммуналь ресурслар исәпләгечләре булмаган фатирларга, аларның мәйданнарына карап бүленә. Үз фатирында исәпләгечләре булганнар ОДН өчен, закон буенча расланган тәртиптә, норматив кысаларында түли. Әгәр дә йорт гомумторак исәпләгече белән җиһазланган һәм һәрбер фатирда шәхси исәпләү җайланмасы булса, гомумторак ихтыяҗлары өчен түләү күләме мәйданына карап, һәрбер фатирга да тигез бүленә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: ОДН
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: