Әлмәт шәһәрендә «Алга! Поехали!» республика форумы узды.
Анда Сарман, Чирмешән, Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы, Зәй, Баулы районнарыннан 338гә якын яшүсмер катнашты.
Һәр район тематик мастер-класслар, үз районнарында булган «Беренчеләр хәрәкәте» турында видеоролик-экскурсия күрсәтергә, сөйләргә әзерләп килде. Мәсәлән, лениногорскилылар "Лениногорская фенечка" дип исемләнгән мастер-класс оештырды, шәһәребездә эшләп килүче "Беренчеләр хәрәкәте" турында видеоролик-экскурсия күрсәтте.
Җиңүчеләрне 5 номинация буенча билгеләп, "Команда Первых — Алдынгылар" республика премиясе нәтиҗәләре буенча бүләкләделәр.
"Быть в Движении" номинациясендә Лениногорскиның "Шанс" командасы һәм Балалар иҗат йорты җиңү яулады.
"Быть Первыми" номинациясендә Лениногорскидагы 12нче лицейның «Авебама» командасы – махсус бүләк иясе.
Исегезгә төшерәбез, "Команда Первых — Алдынгылар" республика премиясе балалар инициативасына багышланды. Финал өлеше республиканың 6 районында узачак. Анда якынча Татарстаннан 2 меңгә якын бала килүе көтелә.



Нет комментариев