Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар алган хәбәр фейк булып чыкты

Лениногорскилылар социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда куркыныч хәбәргә тап булды.


Имеш, фатирлар буенча “волонтерлар” йөри, алар наркотик чара сеңдерелгән маска тарата. Кеше ул масканы кигәч, аңын югалта һәм шул вакытта аның фатирын басалар.
Татарстан эчке эшләр министрлыгы әлеге хәбәрнең ялган икәнен хәбәр итә. Чөнки хәбәрнең  чыганагы турында сылтама юк, шулай ук бу хәлнең кайсы шәһәрдә яки торак пунктта булуы турында да сүз юк. Мондый хәбәрләрнең төп максаты паника тудырып, тизрәк хәбәрне башкаларга да тарату.

Татарстан эчке эшләр министрлыгы мәгълүмат чараларында һәм Интернет челтәрендә гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә, мөлкәтенә зыян китерүгә, җәмәгать тәртибен һәм җәмәгать куркынычсызлыгын массакүләм бозуга куркыныч тудыручы дөрес булмаган мәгълүмат тарату административ җаваплылыкка китерә, дип кисәтә.

Бары рәсми чыганагы булган хәбәрләргә генә игътибар итсәгез иде, фейк хәбәрләр тарату белән шөгыльләнмәгез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев