Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар "Әдәби марафон" финалистлары

Бүген киң катлам укучыларны җәлеп иткән, дөнья буенча барган әдәби марафон, интернет челтәре аша, 2017 елда башланып китте.


 Аның җитәкчесе исә шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, тынгы белмәс, Татарстан язучылар берлеге урынбасары Раил Гатауллин. Әлеге бәйгене оештыручылар исә Татарстан республикасының мәдәният, мәгариф һәм фән министрлыклары, Татнетны үстерү фонды. Шулай ук әлеге изге гамәлдә Татарстан  язучылар берлеге дә зур эшчәнлек алып бара. 

Һәр әдәби марафоннан соң мәркәзебез Казанда, барлык катнашучыларны бергә җыеп, йомгак ясау, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы уздырыла. Быелгы җыен исә Казанда  15 ноябрьдә Идел буе спорт академиясе үзәгенең концертлар залында үткәрелде.


 Безнең Лениногорск та әдәби марафонда даими катнашып килә. 2017 елда бездән бары бер генә марафончы, 2018 елда 18 кеше, ә быел исә 30 китап сөюче бөтендөнья китап бәйгесендә катнашты. Арабызда язучылар, китапханәчеләр, укытучылар, тәрбиячеләр, мәдәният  өлкәсендә эшләүчеләр бар иде. Бүләкләү тантанасына бару мөмкинлеге тудырган өчен без Лениногорск муниципаль районы башлыгы Хөсәенов Рәгатъ Галиәгъзәм улына,шәһәр башлыгы урынбасарлары Рафикова Гөлфирә Мәҗит кызына, Гобәйдуллин Илдар Әхмәт улына тирән рәхмәтләребезне белдерәбез! Без иртәнге тугызда концертлар залында идек инде.

Таһир Шәмсуаров

Ләйсән Рахманова фотолары

Язманы тулысынча "Заман сулышы" газетында укырсыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев