Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар - әдәбимарафон финалында (фотолар)

Бүген Лениногорск районыннан бер төркем китап сөючеләр Казанга унынчы әдәби марафон финалына киттеләр.

 

"Пирамида" күңел ачу үзәгендә үткәреләчәк X Дөньякүләм "Әдәби марафон" тантанасына бу юлы 1100 дән артык кеше чакырылган.

"Әдәби марафон" онлайн-проектының бүгенге юбилей очрашуына Лениногорскидан 50ләп кеше чакырулы иде. Лениногорскилылар башкалада Халыкара туган тел көне булгач, Казан үзәгендә "Туган тел" җырын җырладылар. "Пирамида" сәхнәсендә Таһир Шәмсуаро чыгыш ясады, шигырь укыды, Ләйсән Рахманова җыр башкарды. Менә бит, безнекеләр! Молодцы!

Шунысын да хәбәр итик, 21 көн дәвамында лениногорскилылар башкалар белән бергә татарча китап укыды.

Чарада "Заман сулышы" корреспонденты Гөлназ Хәйретдинова да катнаша.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев