Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар электрон хезмәт кенәгәсен сайлыймы, әллә кәгазьнеме?

Лениногорск районы һәм шәһәре Пенсия фонды идарәсе хәбәр иткәнчә, агымдагы елның гыйнварыннан башлап Лениногорск шәһәрендә яшәүче 2 мең 465 кеше хезмәт кенәгәсенең формасын сайлаган. Аларның 60 проценты кәгазь вариантны саклап калырга, ә 40 проценты электрон хезмәт кенәгәсенә күчәргә карар кылган.

 

Исегезгә төшерәбез, хезмәт кенәгәсен алып бару ысулын сайлау хокукы бүгенге көндә бары тик эшләүче гражданнар өчен генә саклана. 2011 елның 1 гыйнварыннан соң беренче тапкыр хезмәт эшчәнлеген башлаучылар өчен мондый хокук булмаячак. Аларның хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны исәпкә алу бары тик электрон рәвештә генә алып барылачак.

Игътибар итегез, шушы елның 30 июненә кадәр барлык иминиятләштерүчеләргә (страхователь) хезмәт кенәгәсенең формасын сайлау хокукы турында имза язарга һәм ел азагына кадәр аны саклау яки электрон версиягә күчерү турында тиешле гариза кабул итәргә кирәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев