Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар эш урыннары ярминкәсендә эш тапты

19 сентябрьдә Лениногорск Мәшгульлек үзәге политехник колледж базасында көзге эш урыннары ярминкәсе үткәрде.

 

Эш эзләүчеләр янына 18 предприятие-оешмалардан кадрлар хезмәте вәкилләре килгән иде. Алар 96 вакансиягә 157 эш урыны тәкъдим итте. Араларында табиб, инженер-технолог, укытучы, педагог-психолог, фельдшер, шәфкать туташы, аш пешерүче, слесарь, электрчы, электр белән эретеп ябыштыручы, тегуче, биналарны җыештыручы кебек һөнәрләргә ихтыяҗ бар иде. Эш эзләүчеләргә шулай ук мәшгульлек үзәгенең вакансияләре дә тәкъдим ителде. Анда 144 оешмадан 900дән артык вакансия бар.

Ярминкәгә 118 эш эзләүче килде. Алар арасында бөтенләй дә эшсезләр, кулай һөнәр эзләүчеләр бар иде. Предприятие-оешма вәкилләре белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге алдылар, сөйләштеләр, резюмеларын калдырдылар.

Ярминкәдә Ижевск шәһәреннән “Либерти” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтән вәкил бар иде. Оешма Россия буенча вахта ысулы белән эшләү өчен ир-атларга да, хатын-кызларга да вакансияләр тәкъдим итте.

Лениногорск мәшгульлек үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X