Лениногорскилылар “ФормART” урам сәнгате фестивалендә катнаша ала
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар “ФормART” урам сәнгате фестивалендә катнаша ала

Урам сәнгате фестиваленә гаризалар кабул итә башладылар. 2022 елда конкурсның темасы - Россия халыкларының һәм регионнарының мәдәни мирасы белән бәйле, дип хәбәр итә оештыручылар.

Катнашучылар биш юнәлешнең берсен сайларга тиеш булачак. Тулырак алдагы сылтама аша белә аласыз.

Сайлап алу этабы 1 апрельдән 31 майга кадәр дәвам итәчәк.

18 яшьтән 35 яшькә кадәр рәссамнарга сылтама буенча гариза бирергә кирәк — ул анкета һәм конкурс эше эскизын үз эченә ала.

Менә сылтама: https://formartpfo.ru/

Беренче өч урын алучыларга 100 меңнән 200 мең сумга кадәр акчалата бүләкләр тапшырылачак.

https://www.tatar-inform.ru/news/tatarstancy-mogut-poucastvovat-v-festivale-ulicnogo-iskusstva-formart-5861416


Лениногорскилылар “ФормART” урам сәнгате фестивалендә катнаша ала

Нет комментариев