Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар грек-рим көрәшендә җиңүләр яулап кайтты (+ фото)

Лениногорскиның грек-рим көрәшчеләре бер-бер артлы ике бәйгедә бил алышып кайттылар. Аларның берсе - Кама аръягы төбәге һәм Яр Чаллы спорт мәктәпләре Ачык Беренчелеге.

Бу бәйгедә республиканың 11 шәһәреннән 167 грек-рим көрәшчесе катнашты. Лениногорскиның данын әлеге бәйгедә шәһәрнең 3 нче спорт мәктәбендә тәрбияләнүче көрәшчеләр төркеме яклады.

Бәйге 2010-2011 нче елгы үсмерләр арасында узды. Үз үлчәү категорияләрендә Лениногорск көрәшчеләре  Александр Носов,  Павел Антонов Павел, Николай Лобанов җиңүгә ирештеләр.  Радмир Мортазин һәм Кирилл Иванов 2 нче урынны яуладылар. Илья Пикалев, шулай ук үз авырлыгындагы көрәшчеләр арасынд, 3 нче урынга чыкты.

Ярышларның икенчесе Бөгелмә шәһәрендә булды. Анда  яшүсмерләр арасында республика көрәш  турниры булып  үтте. Турнирда Татарстанның 10 шәһәреннән 157 спортчы катнашты. Лениногорскиның 3 нче комплекслы спорт мәктәбе  көрәшчеләре Павел Антонов 35 килограммга кадәр авырлык категориясендә  1 нче урынны, Макар  Зубаровский 62 килограммга кадәр авырлыктагы көрәшчеләр арасында 2 нче  урынны  яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: грек-рим көрәше греко-римская борьба