Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар игътибарына: чәчәк сатып алуның да җае бар

Чәчәкләр теләсә кайсы очрак өчен искиткеч бүләк. Чәчәк бәйләмен ир-атка һәм хатын-кызга, балага һәм олы яшьтәге кешегә бүләк итәргә мөмкин.



Шәһәрнең чәчәк кибетләрендә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нормалары һәм товарларны ваклап сату-алу килешүе буенча сату кагыйдәләре аңлатылды.

Чәчәк сатканда сатучы кулланучыга товарның төп куллану үзенчәлекләре (төрле атамасы, товар сорты), яхшы итеп саклау кагыйдәләре һәм шартлары, бәясе, фирма исеме һәм җитештерүченең һәм чәчәк сатучының урнашу урыны (адресы) турында кирәкле һәм дөрес мәгълүмат бирергә тиеш.

Әгәр кулланучыга сатыла торган чәчәкләр турында кирәкле һәм дөрес мәгълүмат бирелмәсә, ул «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 12 статьясы нигезендә, килешүне үтәүдән нигезле срокта баш тартырга һәм түләнгән акча суммасын кире кайтаруны, шулай ук башка чыгымнарны каплауны таләп итәргә хокуклы.

Лилия Залятова, Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт органы хезмәткәре

фото: https://pixabay.com/ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев