Исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, республиканың һәр районында юл кагыйдәләрен бозучылар, исерек шоферлар турында хәбәр итү өчен телеграм-каналлар булдырылган.
Каналны табу җиңел: Telegram мессенджерының эзләү юлында (поиск) «Госавтоинспекция» сүзен һәм кирәкле район атамасын кертергә кирәк. Моннан тыш, гражданнарны кабул итү урыннарында урнаштырылган QR-кодлар ярдәмендә дә әлеге каналга язылырга мөмкин.
Telegram-канал аша килгән барлык мәгълүмат — аноним.
Исерек шофер турында Лениногорск ЮХИДИнең телеграм-каналына https://t.me/leninogorskgibdd сылтамасы буенча хәбәр итәргә мөмкин.
Шулай ук 112, 02 яки 8-843-533-38-88 телефоннары буенча вакытында хәбәр итәргә була.
Нет комментариев