Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар «Май чабу»ны («Масленица») билгеләп үтте (+фотолар)

Лениногорскиның «Юбилейный» паркында «Май чабу» («Масленица») бәйрәме гөрләде.

Бәйрәмнең «Юбилейный» паркында үткәрелүе традициягә әверелде. Быел, теге ел белән чагыштырганда, халык та шактый җыелган. Көне дә матур, кояшлы, җылы иде. 

Килгән халыкны район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм Татарстан Республикасы дәүләт идарәсе, мәгълүмати технологияләр һәм цифрлы элемтә үсеш министры Айрат Хәйруллин бәйрәм белән котлады. 

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов Лениногорскида бердәм халык яшәгәнен, бер бәйрәмне дә читтә калдырмыйча зурлап үткәрүебезне әйтте. 

Айрат Хәйруллин лениногорскилыларга теләкләрен җиткереп: «Хөрмәтле лениногорскилылар. Рөхсәт итегез сезне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән бәйрәм белән тәбрик итәргә. Күрәм, халык та күп җыелган. Арагызда олы яшьтә булган абый-апалар да, яшьләр дә, балалар да бар. Нинди милләттән булуына да карамастан, барыгыз да бердәм булып, бәйрәмгә килгәнсез. Бу бик шатлыклы күренеш. Барыбыз да язны көтте, ниһаять, яз да килеп җитте. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет һәм байлык, күтәренке кәеф теләп калам», - диде ул. 

Алып баручылар үзенчәлекле бәйрәм программасы әзерләгән. Шәһәребезнең үзешчән артистлары, ансамбльләре матур җырлар башкарды. Алар арасында «Россиянка», «Эрзянка», «Шура хуран» һәм башкалар. 

Балалар өчен дә төрле уеннар әзерләнгән иде. Билгеле инде, җиңүчеләр тәм-том һәм коймактан авыз итте. Шулай ук, теләгән һәрберсе алдан ук әзерләп куелган фотозонада фотога да төште.

Аерым урнаштырылган шатерларда тәмле чәй белән коймаклардан авыз итәргә һәм кулдан ясалган эшләнмәләр дә сатып алырга була иде. 

Бәйрәм ахырында карачкыны да яндырдылар. Теге ел белән чагыштырсак, быел карачкы бик тиз генә янып китәргә теләмәде. Кыш ае яз аена бирешергә теләмәгән төсле тоелды миңа. Ләкин, яз барыбер үзенекен итте, карачкы да янып бетте. 

Янымда гына басып торган апалардан бәйрәм турында сораштым. Бөтенесенең дә күңелендә шатлык, йөзләрендә елмаю балкый. Бәйрәм бик ошаган үзләренә.  Наталья Александровна исемле ханым: «Бәйрәм бик ошады, җыр-биюгә, уеннарга бик бай. Тышта да саф һава, кояш, җылы, кәефләр югары. Бу атнада коймак та коймак пешердем, оныкларымны сыйладым. „Май чабу“ бәйрәмен һәрвакыт гаилә белән бергә үткәрергә тырышабыз. Барлык лениногорскилыларны бәйрәм белән котлыйм, тыныч тормыш, уңышлы ел телим», - диде. 

Рамия Гарифуллина, автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев