Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар Мәскәү өлкәсендә терактта һәлак булучылар истәлегенә шәмнәр кабызды

22 мартта Мәскәүдә «Крокус Сити Холл» үзәгендә булган фаҗига Лениногорскилыларны битараф калдырмады.

23 март һәм 24 март көннәрендә Ленин исемендәге үзәк мәйданда террактта һәлак булганнар истәлегенә акция узды. 

Үзәк мәйданга яшьләр, иҗтимагый оешма вәкилләре, укучылар чәчәкләр, уенчыклар, шәмнәр алып килделәр.

Шәмнәрне "22.03.2024 Лениногорск" язуы рәвешендә тезеп, кабыздылар.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов шулай ук кайгы уртаклашты, мемориалга килеп, чәчәкләр куйды.

22 мартта җинаятьчеләр Мәскәү янындагы «Крокус Сити Холл»да Калашников автоматларыннан тыныч гражданнарга аталар, шуннан соң янгын чыгаралар. Бу вакытта анда «Пикник» төркеме концерты булырга тиеш иде.

Бу факт буенча терроризм турында җинаять эше кузгатылган.

Төгәлләштерелгән мәгълүматлар буенча, теракт аркасында «Крокус Сити Холл»да 180 кеше зыян күргән: 142се хастаханәгә озатылган, шуларның 32се чыгарылган, дип хәбәр итә Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Хәзерге вакытта һәлак булучылар саны 137 тәшкил итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев