Лениногорскилылар митинг һәм Жиңү парадында катнашты
Лениногорскида митинг һәм Җиңү парады узды Бүген – тантаналы, шул ук вакытта сагышлы да көн. Сугыш кырларында һәлак булган якташларыбызны искә алырга, Бөек Ватан сугышы ветераннарын данларга дип лениногорскилылар Геройлар аллеясына килде.
Монда 9 майга багышланган митинг һәм Җиңү парады узды. Кызганыч, ветераннарыбыз елдан-ел кими бара, бүгенге көндә шәһәр һәм районның 15 ветераны исән-сау. 340 тан артык тыл хезмәтчәннәре шушы елларның авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов бәйрәм белән котлады. Лениногорскилылар хаклы рәвештә 12 Советлар Союзы Герое белән горурлана алуын билгеләп узды. Лениногорск районыннан 12 меңнән артык кеше сугышка китә, шуның яртысыннан артыгы әйләнеп кайтмый.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын республика дәүләт идарәсен Цифрлы нигездә үстерү министры Айрат Хәйруллин җиткерде.
Ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен Лениногорскиның Мактаулы гражданины Николай Степанов котлады.
Мәңгелек утка тантаналы рәвештә чәчәкләр, веноклар салгач, Җиңү парады башланды. Төз атлап хәрбиләр, яшь армиячеләр узды. Аннан соң хәрби техника үтте.
Шулай ук күп кенә лениногорскилылар “Үлемсез полк”та катнашты.
Николай Летяев бабасының фотосын һәм абыйларының фотоларын алып чыккан. “Бабай Василий Орлов Иске Писмәннән сугышка алынган. Без аның белән горурланабыз. Менә оныкларым белән бергә бүген аларны хөрмәт итеп чыктык”, - ди.
Бәйрәм чарасы Үзәк мәйданга күчте. Биредә театральләштергән күренеш булды, иҗат коллективлары концерт номерлары белән чыгыш ясый. Бәйрәм дәвам итә.
Үзәк мәйданда 18.30 да шулай ук концерт башланачак.
Рамия Гарифуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев