Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар пенсия күләме турында дистанцион рәвештә белешмә ала алалар

Пенсия күләме һәм билгеләнгән түләүләр турында белешмәләр бирү - Россия Пенсия фондының гражданнар тарафыннан иң кирәкле хезмәтләренең берсе.

Бу документ алу өчен күпчелек очракта гражданнар Пенсия фондының территориаль органнарына шәхсән мөрәҗәгать итә. Әмма бару мәҗбүри түгел. Бүген бу мәсьәләне хәл итү өчен пенсионерга дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә һәм расланган исәп язмасына ия булырга кирәк.

Пенсия фонды линиясе буенча гражданинга пенсия һәм социаль түләүләр турында (детализация белән) дистанцион рәвештә белешмә алу өчен ПФР сайтында яки дәүләт хезмәтләренең бердәм порталына "шәхси кабинет" ка керергә кирәк. Белешмә ПФРның төбәкара мәгълүмат үзәгенең квалификацияле электрон култамгасы белән тулыландырылачак.

Әгәр гражданин дәүләт хезмәтләре порталының расланган хисап язмасына ия булмаса, белешмә алу өчен ул күпфункцияле үзәкләргә (КФҮ) мөрәҗәгать итә ала, дип хәбәр итә Лениногорск Пенсия фонды идарәсе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев