Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар “Россия чаңгы юллары-2022” узышларына кушылды

Бүген, 12 февральдә чаңгы спортын үз итүчеләр “Яшьлек” паркы территориясенә җыелды. Россиякүләм күмәк төстә чаңгы узышы үтте.

 


Стартка төрле яшьтәге 300 лениногорскилы чыкты, дип хәбәр итә Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе. Хатын-кызлар өчен дистанция 1 километр булса, ир-егетләр өчен – 2 км иде.

Узышка килүчеләрне район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк сәламләде. Чаңгы спортының һәрвакыт популяр спорт төре булуын билгеләп үттеләр.

Бу көнне шулай ук”Россия чаңгы юллары” ярышында ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы зачеты узды, кемнәр нормативны тапшырган, аларга алтын медальләр бирелде.

Спорт бәйрәме булгач, 2021 елгы спартакиада җиңүчеләрен билгеләделәр.
Предприятие-оешмалар арасында беренче урынны – “ЛениногорскРемСервис”, икенче урынны Лениногорск җылылык челтәрләре алды. Өченчедә – Лениногорскгаз.
Уку йортлары арасында җиңүче дип нефть техникумы билгеләнде. 2 урында – политехник колледж, өченчедә – музыка-рәсем сәнгате педагогика училищесы.
 

Фотолар: УДМС

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев