Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар «Тәртип сакчысы белән зарядка» акциясендә катнашты

Физкультурачылар көненнән Эчке эшләр бүлеге хезмәте дә читтә кала алмады. Бу көнне алар Бөтенроссия буенча игълан ителгән «Тәртип сакчысы белән зарядка » акциясендә катнашты.

Лениногорскиның полиция хезмәте вәкилләре Лениногорск районы буенча юл хәрәкәте куркынычсызлыгының профилактика бүлеге начальнигы Зөлфия Рахманова белән берлектә, «Олимпия» балалар сәламәтләндерү лагеренда ял итүчеләр янына кунак булып килделәр.  Хокук һәм иминлек сагында торучылар балалар өчен күңелле спорт чарасы үткәрергә әзерлек белән килгән иде.

Полиция хезмәткәрләре «Тәртип сакчысы белән зарядка» акциясен ел саен үткәрә. Аның максаты —яшь буынны сәламәт яшәү рәвеше, актив спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, шулай ук эчке эшләр органнарында хезмәткә кызыксыну уяту.

Балалар белән иртәнге разминка күнегүләрен бокс буенча спорт мастерына кандидат, КроссФит буенча халыкара һәм бөтенроссия ярышларында катнашкан, Лениногорск эчке эшләр бүлегенең һөнәри әзерлек юнәлеше белгече Нәфис Мөхәммәдиев үткәрде. Полиция кече лейтенанты төрле мускул төркемнәрен күнектерү өчен физик күнегүләр комплексын күрсәтте һәм аларны ничек итеп дөрес һәм куркынычсыз башкарырга икәнен аңлатты.

Ә Зөлфия Рахманова Лениногорск шәһәре һәм районында булган очракларны мисалларны китереп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм игътибарсызлыкның нинди фаҗигалар тудырырга мөмкинлеге турында сөйләде. Шулай ук тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтаручы элементларны куллану кирәклеген искә төшерде.

Бу күңелле һәм файдалы чара балаларны үзенә җәлеп итте. Алар мондый зарядканың тагын кайчан булачагы белән кызыксындылар. Зарядка тәмамлангач та таралышырга ашыкмадылар, төрле сораулар биреп, рәхмәтләрен дә әйтми калмадылар.

Фото: Лениногорск Эчке эшләр бүлеге хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев