Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар татарча диктант яздылар (фотолар)

26 сентябрьдә лениногорскилылар "Татарча диктант" акциясенә кушылдылар.

 



Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәнүгә омтылу, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыру.

Һәр теләгән кеше диктант язуда катнашып татар телен белү дәрәҗәсен сынап карый алды.

"Татарча диктант"ка 11 нче гимназия дә кушылды. Анда шимбә көнне 136 ата-ана диктант язды. Аларга Ибраһим Газиның әсәреннән бер өзекне язарга тәкъдим ителде.
Дүшәмбе көнне 136 укучы һәм 20 укытучы да диктант язачак. Эшләр дәвамында  тишкереләчәк.
Шулай ук диктантны онлайн режимда да язарга була иде.

"Ак калфак" иҗтимагый оешмасының Лениногорск бүлекчәсе дә шулай ук акциядән читтә калмады. "Туган телебездә рәхәтләнеп диктант яздык", диделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев