Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар, татарча фильмга актерлар сайлау кастингы игълан ителде. Кинода төшәсегез киләме?

Әмирхан Еники хикәяләре буенча фильм төшерелә башлый.

«Татаркино» танылган татар язучысы Әмирхан Еники хикәяләре буенча татарча фильмга актерлар сайлау кастингы игълан итә. Кастинг «Татаркино»да 20 апрель көнне үтә. Башлана – 10.00 сәгатьтә.

«Кастингны «Татаркино» оешмасы директоры һәм фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова белән фильмның иҗат төркеме - К.Тинчурин театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов, булачак фильмның режиссеры Әмир Галиәскаров уздыра», дип хәбәр итә «Татаркино»ның матбугат үзәге.

Оештыручылар фильмның татар телендә төшереләчәген искәртә. Килүчеләрнең татарча камил белүе төп шарт булып тора.

Сайланачак образлар: спортчы гәүдәле, харизмалы егет, 25-28 яшьләрдә; зифа буй-сынлы, зәвыклы, табигый гүзәллеге булган 25-28 яшьлек хатын-кыз; тулы гәүдәле 40 яшьләрдәге ир; 12-13 яшьлек ике үсмер; 35 яшьләрдәге җыйнак гәүдәле, ачык йөзле хатын-кыз; 17 яшьлек ябык гәүдәле кыз бала (җырлый белергә тиеш); 20 яшьләрдәге елмаючан егет; 65 яшьләрдәге хатын-кыз; 65 яшьләрдәге тулы гәүдәле кыска буйлы ир-ат; 12 яшьләрдәге озын чәчле шат күңелле кыз бала; 35 яшьләрдәге озын чәчле озын буйлы хатын-кыз; 25 яшьләрдәге уртача буйлы хатын-кыз; 18 яшьлек уртача буйлы, ябык гәүдәле кыз бала.

Кастинг уздырыла торган залның адресы: Казан ш., Петр Алексеев ур., 3 нче йорт.

Ирек Хафизов әйтүенчә, кастингка актерлык тәҗрибәсе булмаган теләгән һәр кеше килә ала, чөнки массовка һәм икенче пландагы рольләр өчен актерлар сайланырга мөмкин. Ә инде төп рольләргә килгәндә, кайбер күздә тотылган билгеле артистлар да бар барын, ләкин әлегә сөйләшүләр башланмаган, бернәрсә дә хәл ителмәгән.

http://aksubayevo.ru/news/sogy-yaalyklar/tatarkino-tatarcha-yakhshy-belchelr-arasynda-kasting-iglan-it

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарча фильмга актерлар сайлау кастингы