Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар «Таян Аллаһка» әдәби бәйгесендә катнаша ала. Төп шартлар турында укып белә аласыз

Бәйгедә 10 яшьтән алып 45 яшькә кадәрге һәм иҗат эше белән профессиональ шөгыльләнмәгән кешеләр катнаша ала.

Татарстан мөфтияте Россия ислам институты һәм «Идел» журналы белән берлектә янәдән «Таян Аллаһка» әдәби бәйгесен үткәрә.

Әлеге конкурс Россия Федерациясендә яшәүче татарлар арасында талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатыннан уздырыла. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Бәйге өч этапта үтә. 1 этап — әсәрләрне кабул итү — 2022 елның 1 февраленнән 30 апреленә кадәр була. 2 этапта жюри әгъзалары әсәрләрне бәяли (1 май — 30 июнь). 3 этапта җиңүчеләрне билгелиләр (2022 елның сентябре).

Бәйгедә Россиядә яшәүче 10 яшьтән алып 45 яшькә кадәрге теләгән һәр кеше катнаша ала. Төп шарт — иҗат эше белән профессиональ рәвештә шөгыльләнүче булмаулары.

Конкурсның быелгы өстенлекле темасы — Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы.

Бәйге өч номинациядә үтә: шигърият, чәчмә әсәр һәм публицистика. Конкурска тәкъдим ителгән әсәрләр һәм мәкаләләр татар әдәби телендә язылып, электрон вариантта кабул ителә: tatarkonkurs@mail.ru. Авторлар эшләрен өч номинациянең берсенә генә җибәрә алалар, ягъни бер автор бары бер генә номинациядә катнаша ала. Әсәрләр белән бергә конкурста катнашучы үзе турында кыскача мәгълүмат, адресын һәм телефон номерын җибәрергә тиеш. Белешмәләр өчен телефон: +7 (84-32) 77-68-26.

Исегезгә төшерәбез: 2010 елдан үткәрелә торган «Таян Аллаһка» әдәби бәйгесен танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов башлап җибәргән иде. Бәйгегә йомгакны «XI Якупов укулары» төбәк фәнни-гамәли конференциясе кысаларында ясау ниятләнә, диелә хәбәрдә.

https://tatar-inform.tatar/news/religion/31-01-2022/tayan-alla-ka-d-bi-b-ygese-ig-lan-itel-5848334

https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: таян аллахка эдэби конкурс