Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар вакцинация һәм ревакцинация уза

Шәһәрдә ике урында, районда ике участок амбулаториясендә вакцина ясыйлар.

 

Лениногорск шәһәре һәм районында бүгенге көндә 40 мең 790 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. Шуның 12 меңе – 60 яшьтән олыраклар.

Лениногорскида эпидемия башланганнан бирле ковидның 615 очрагы ачыкланган. Соңгы атнада коронавирусның 20 яңа очрагы расланган.  

Үз сәламәтлегенә битараф булмаган лениногорскилылар ревакцинация дә уза.

 Прививка пунктлары: үзәк район хастаханәсе поликлиникасында һәм медсанчасть стационарында, Шөгер һәм Иске Куак амбулаториясендә.


 Яңа кагыйдәләр

COVID-19 инфекциясе белән авыручылар һәм сырхаулар белән аралашкан кешеләр өчен яңа таләпләр 6 февральдән  үз көченә керде.

        – коронавируслы сырхаулар белән аралашкан кешеләрне карантинга җибәрмәячәкләр;

    – чирдән дәвалану вакыты җиде һәм аннан күбрәк көн тәшкил итә икән, стационарларда һәм амбулатория шартларында дәваланып аякка баскач, коронавируска тест тапшырмый гына хезмәт эшчәнлеген (уку) башларга рөхсәт ителә;

    – элегрәк, коронавирустан саклану чарасы буларак, перчатка кию мәҗбүри иде. Хәзер исә бу чикләү чарасы гамәлдән чыгарылды.
Әмма чир бетми. Гади саклану кагыйдәләрен үтәү әле дә мөһим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев