Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыларга чишмә янында машина юу кыйммәткә төшәргә мөмкин

Лениногорскилылар игътибарына: елга буенда яисә чишмә янында машина юу кыйммәткә төшәргә мөмкин, чөнки һәр җирдә дә юарга ярамый. Бу хакта шәһәрнең административ-техник инспекциясе кисәтә.


 Транспорт чарасын тәртипкә китерү өчен автоюгычлардан файдаланырга кирәк, шулай ук автомобиль хуҗасы да моны эшли ала, тик теләсә кайда түгел.

Машинаны елга, күл, буа, чишмә, коелар тирәсендә юарга ярамый, чөнки машина юучының гамәлләре табигатькә зыян китерә, табигый объектка начар йогынты ясый. Туфракка сеңеп яки суга эләгеп, автомобиль химиясенең табигатькә һәм кешеләргә зыян китерүен искә төшерү дә җитә. Моннан тыш, машинадан юыла торган пычракта нефть продуктлары калдыклары бар, алар барысы да әйләнә-тирә мохит һәм тере хайваннар өчен бик зарарлы. Канализациягә, сулыкларга яки туфракка эләгеп, алар туплана, табигать мохитенә һәм кешегә зыян китерә.

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының маддәләре нигезендә, елгада, күлдә, чишмә янында яки башка сулыкта машинаны юу яки кую өчен аларның хуҗаларына административ штраф салына: гражданнарга - 500 сумнан 1000 сумга кадәр; вазыйфаи затларга - 20000 сумнан 3000 сумга кадәр; юридик затларга - 80000 сумнан 100000 сумга кадәр.

Бер тапкыр машина юганнан гына берни дә булмас, дияргә түгел, чөнки бу араларда шәһәр һәм районда экологлар, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, башкарма комитет вәкилләре белән берлектә рейдлар үткәрелә. Машина юу очракларын күргән очракта, гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылачак.

Алгы пыяланы, фараларны һәм машинаның номерын  сөртеп алганда да шуны онытмаска кирәк: сөртү дигәндә губка яки  чиләк белән су куллануны күздә тота.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев