Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыларга хуҗасыз әйберләргә тотынмаска кушалар

Мәскәүдә булган теракттан соң белгечләр уяу булырга чакыра.

Предметның тышкы кыяфәте аның нәрсә өчен кулланылуын яшерә ала. Шартлаткычлар өчен камуфляж буларак гадәти көнкүреш әйберләре кулланыла: сумкалар, пакетлар, төргәкләр, тартмалар, уенчыклар, урланган һәм ташланган автотранспорт һ. б.

Әгәр нинди дә булса әйбер тиешле урында түгел дип саныйсыз икән, бу фактны игътибарсыз калдырмагыз. Әгәр җәмәгать транспортында онытылган яки хуҗасы булмаган әйберне тапсагыз, шул тирәдәге кешеләрдән сорагыз. Аның кем калдырганын ачыкларга тырышыгыз. Әгәр хуҗасы табылмаса, шунда ук шоферга һәм полициягә хәбәр итегез.

Әгәр  сез йорт подъездында шикле әйбер күрсәгез, башта яшәүчеләрдән яки күршеләрдән сорагыз, бәлки ул аларныкыдыр. хуҗасы табылмаса, шунда ук полициягә хәбәр итегез.

Әгәр  учреждениедә шикле әйбер тапсагыз, шунда ук учреждение администрациясенә моның турында хәбәр итегез. Иң мөһиме, онытмагыз: әйберне ачмагыз һәм урыныннан күчермәгез.

Шартлый торган предметны зарасызландыруны эчке эшләр бүлеге, ФСБ, Гадәттәш тыш хәлләр бүлеге хезмәткәрләре генә эшли ала.

Террорчылыкка каршы комиссия сәер, шикле кешеләргә, подъезддагы, ишегалларындагы, авыллардагы чит кешеләргә игътибар итәргә киңәш итә. Подвал, чердакларны, складларны да тикшереп торыгыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев