Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыларга яңа атнага йолдызлар ни вәгъдә итә

Кучкар. Акча эшләү мәсьәләсе һәрвакыт 1нче урында тора, ләкин финанс хәле сизелерлек яхшырачак, шуңа күрә бераз ял итәргә тырышыгыз. Шулай да бу көннәр буена диванда гына ятарга дигән сүз түгел. Ялларны файдалы итеп үткәрегез.


Үгезбозау.
Бу көннәрдә барысы да сез уйлаганча барачак.  Йолдызлар сезгә карьера үсешендә уңышлар вәгъдә итә, ләкин алай ук тиз түгел. Конкурс, тренинглар кебек файдалы чараларда катнашыгыз, белемегезне арттырыгыз.

Игезәкләр.
Бу атнаның төп проблемасы – эшләргә теләк булмау. Җитәкчегез бик отышты һәм игътибарга лаек проектлар тәкъдим итәчәк. Аларны  башкаларга бирсәләр, соңыннан бик тә үкенерсез. Бар көчегезне, ихтыярыгызны туплап, үзегезне кулга алыгыз, эшкә тотыныгыз.

Кысла.
Бу атнада сезне онытылмас хис-кичерешләр көтеп тора. Ләкин башыгызны  югалтмагыз, эшләр дә күп җыелган. Бу көннәр хөнәрне алмаштыру өчен дә кулай. Мәхәббәт өлкәсендә сезгә светофорның “мәңге яшел” режимы кабынган.

Арыслан.
Бу атнада үзгәрешләрдән курыкмагыз. Йолдызлар сезнең һәр башлаган эшегезне куәтләп торачак. Күбрәк кеше арасында булырга тырышыгыз, алган мәгълүматны дөрес файдаланыгыз. Хезмәттәшләрегез белән мөнәсәбәтләр сизелерлек яхшырыр.

Кыз
Бу атнада сез бөтен кыюлыгыгыз һәм тәвәккәллегегезне җыеп, иң җитез хезмәттәшләрегезне дә узып китәрсез. Финанс өлкәсендә бар да уңышлы, ләкин акчаны уңга-сулга таратырга ашыкмагыз. Сөйгән ярыгызга күбрәк игътибар итегез. Романтик очрашулар бик урынлы булачак.


Үлчәү.
Сез һәрвакыт соңга калудан куркасыз, нәтиҗәдә барлык эшләрне алдан эшләп куясыз. Ял итәргә онытмагыз. Бу атнада сез дусларыгыз белән аралашып, алардан берничә кызыклы идея ишетерсез. Өстәмә рәвештә акча эшләү мөмкинлеге сезгә комачау итмәс.


Чаян
Сез, ярыш үткәреп, бернигә дә карамстан һәрвакыт җиңәргә әзер торасыз. Бу атнада әлеге спорт дәрте эшегездә бик тә кирәк булачак. Көндәшләр инде күптән артта калды. Сезнең эшчәнлекне үз файдасына борырга теләүчеләрдән ерак йөрегез. Мәхәббәт фронтында үзгәрешләр көтә – сезгә табынучылар сизелерлек артачак.


Укчы.
Бу атнада нинди генә эш белән шөгыльләнсәгез дә, ул сезгә рәхәтлек алып киләчәк. Җитәкчелек тә, хезмәттәшләр дә сезнең план төзүгә, төрле схемалар ясавыгызга сокланып карап торалар. Йолдызлар киңәш бирә: хезмәт хакын арттыруны сорарга читенсенеп тормагыз.


Кәҗәмөгез.
Сезнең иҗади күңелегез тынгылык белми. Бу атнада сезнең идеяләрегездән генийлар да көнләшер. Планнарыгыз белән уртаклашырга ашыкмагыз. Ял итүгә караганда сез тәүлек буе эшләүне якынрак күрәсез, ләкин бераз тынычланып хәл алсагыз артык булмас. Ял көннәрендә ял итегез.


Сукояр.
Уңыш максатчан кешеләрне ярата. Үз көчегезгә ышанып эшләгез. Коллективта булган киеренкелеккә игътибар итмәгез. Эш арасында шәхси тормышыгызга да урын табыгыз. Өйдәгеләр сезне күрмиләр дә диярлек. Эш мәшәкатьләреннән арынып, ялларны өйдә үткәрегез, яраткан ризык әзерләгез.


Балык.
Сез бу атнада теләсә кайсы идеяне тормышка ашырырга сәләтле. Хезмәтегезне югары бәялиләр һәм сезне дә хөрмәт итәләр. Ләкин мактанып йөрмәгез – моны өнәп бетермәүләре бар. Эшегезне җиренә җиркереп башкарыгыз, вак-төяк  нәрсәләргә игътибар итмәгез. Ял көннәрендә туганнарыгыз сезне кунакка көтеп калалар.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев