Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыларга яңа эш атнасына йолдыз юравы

КУЧКАР. Ялларда, һичшиксез, кая да булса барырга. Югыйсә, бик талчыккан күренәсез. Атна буена җиң сызганып эшләрсез. Шунлыктан ару-талчыгуларны чыгарырга кирәк. Сезнең турында башкалар бик яхшы фикердә тора. Абруегыз да күтәрелеп китмәгәе.

 

ҮГЕЗБОЗАУ. Тирә-яктагылар сездән гел гаеп кенә табып тора шикелле. Сез берни аңламаганга, бер ни ишетмәгәнгә салышып тыныч кына эшләвегезне дәвам итегез. Туганнарыгыз сезнең ярдәмгә мохтаҗ. Ничек тә булса, булышу җаен табыгыз. Өйдә барысы да тәртиптә. Тынычлык саклана.

ИГЕЗӘК. Тормышыгызда матур гына вакыйгалар килеп чыгар. Ул вакыйгалар сезнең өчен әһәмиятле дә булып тоелыр. Тик моны тора-бара гына аңларсыз. Атна ахырында сөенечле хәбәр җиткерерләр. Хәбәрне ишетеп, алай да “күктә очып” йөремәгез. Реаль яктан карарга кирәк.

КЫСЛА. Бүгенгесе белән түгел, ә алга карап, планнар корып яшәүче кеше икәнсез, моны нәкъ менә хәзер эшләгез. Әлеге планнарны кәгазьгә төшереп барыгыз. Бу киңәшне үтәгән очракта, планнар тизрәк һәм җиңелрәк тормышка ашар, ди йолдызлар.

АРЫСЛАН. Теге яки бу эшләр, иҗади эзләнүләр өчен бик тә уңышлы атна булыр. Хәтта үзегезгә якын булмаган өлкәләрдәге эшләрегез дә уңар. Ялгыз Арсланнарның үз парларын очратулары ихтимал. Яхшыга өметләнегез. Сәламәтлеккә игътибар кирәк.


КЫЗ. Эшегез бармый ахрысы. Уйланып карагыз әле. Бәлки, үзегез берәр кайда ялгышлык эшләгәнсездер. Нәрсәнедер исәпләп бетермәгәнсездер. Шәхси тормышта барысы да әйбәт. Атна азагында аңлашылмаучанлык килеп туачак. Әмма бик тиздән эшнең нидә икәнлеген аңлап, тынычлык табарсыз.

ҮЛЧӘҮ. Сезнең өчен тормышка яңалыклар үтеп керү чоры булачак. Ниндидер бер кызыклы тәкъдим алсагыз, ике дә уйламыйча ризалашыгыз. Соңыннан моның өчен шатланырсыз. Табибларга күренүне дә кичектерергә түгел.

ЧАЯН. Мөһим мәсьәләләргә алыну өчен уңай вакыт түгел. Көндәлек эшләр җайлы гына бара. Инде бик күптәннән күңелегезне тынгысызлап килгән бурычларга хәтле соклангыч дәрәҗәдә үтәп куярсыз. Нык арып китмәгез. Ял да итә белергә кирәк.

УКЧЫ. Берәрсе белән ачуланышкан булсагыз, татулашу өчен менә дигән форсат бу атнада, ди йолдызлар. Кешеләргә карата мөлаем, шәфкатьле булыгыз. Бу сезнең өчен бик тә әһәмиятле. Күңелегездә тынычлык юк кебек, сабыр булыгыз.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Сезнең өчен катлаулы атна. Җитәкчелек белән дә мөнәсәбәтләр киеренке. Үз хокукларыгызны якларга туры киләчәк. Тик сабырлык белән генә, әдәпле итеп. Атна ахырында “ак полоса” башланыр. Ышанычны югалтмагыз. Дусларга карата игътибарлы булыгыз.

СУКОЯР. Эшкә күңелегез ятмый. Хезмәт урыныгызда тынычлык тапмыйсыз. Бәлки, яңа эш урыны эзләп караргадыр. Авыр булыр, мәшәкатьләнергә туры килер. Тик аннан барысы да җайланачак. Гаиләдәгеләр белән киңәшләшегез.

БАЛЫК. Сезгә килеп туган кайбер хәлләрне үзгәртеп җибәрергә кирәк булыр. Тик бу үзегездән генә булмас, дуслар ярдәме дә кирәгер. Бу атнада сез фәлсәфи фикер йөртерсез. Катлаулы мәсьәләләрне җиңел итеп кенә чишәргә өйрәнегез. Сез моны булдырасыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев