Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыларны талпан тешләгән

Быел Лениногорск районында талпан тешләү очрагы 16 апрельдә теркәлде.

Лениногорск санитар хезмәте мәгълүматы буенча, 20 апрельгә 4 кешене талпан тешләгән. Шуларның өчесе – 17 яшькә кадәргеләр.


Узган елда районның санитар хезмәте талпан тешләгән 152 кешене теркәде. Шуларның 44е – 17 яшькә кадәргеләр.

Соңгы 5 ел эчендә талпан энцефалиты белән авыручылар теркәлмәде. Ә менә талпан боррелиозы ел саен диярлек теркәлә. 2019 елда шундый авыруның 13 очрагы теркәлде, шуларның берсе 17 яшькә кадәрге иде. 2018 елда исә талпан боррелиозы теркәлмәде.

Дача, парк яки урманга җыенганда гәүдәне, кул-аякларны каплаган кием кияргә кирәк. Чалбарны аяк киеменә кертеп кию, муенны, мәсәлән, яулык белән каплау яхшы.


Рамилә Мөхәмәдиева, “Гигиена һәм эпидемиология үзәге”нең Лениногорск бүлеге табибы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: талпан