Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның 5нче мәктәбендә юбилей линейкасы үтте (фотолар)

Быел Лениногорскиның 5нче мәктәбе 65 еллыгын билгеләп үтәчәк, Белем көненә багышланган тантаналы линейка әлеге түгәрәк датага багышланган иде. 

 

Белем көне белән котларга кунаклар: район башлыгы киңәшчесе Петр Гринь,  муниципаль берәмлек Советы Аппараты җитәкчесе Наил Шәйхетдинов, атказанган нефтьче, Лениногорскиның мактаулы гражданины Рәис Галиуллин һәм башкалар килгән иде. 

Тантаналы линейканы мәктәп директоры Галина Новичкова ачып җибәрде, укучыларга уңышлар теләде, бер төркем укытучыга Грамоталар тапшырды. 

Район башлыгы исеменнән укучылар һәм укытучыларны район Башлыгы киңәшчесе Петр Гринь котлады. 

 Әлеге уку елында мәктәп бусагасын 54 беренче сыйныф укучысы атлап керде. Алар үзләренең шигырьләрен сөйләделәр. Беренче кыңгырау чыңлагач, сыйныф бүлмәләренә таралдылар. 

 

Мэриянең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев