Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның 7нче һәм 11нче ТОСС хатын-кызлары кызыклы чарада катнашты (ФОТОЛАР)

Шәһәребезнең 7нче һәм 11 нче ТОССлары яз бәйрәме уңаеннан хатын- кызларны олылап, матур һәм эчтәлекле чара оештырды.

Бәйрәм чарасы Мәгариф идәрәсенең актлар залында узды. Анда ТОС микрорайонында яшәүче актив хатын-кызлар, күп балалы әниләр ике командага бүленеп, тапкырлыкта көч сынашты. 7 нче ТОССның “Яз” һәм 11 нче ТОССның “Кояшкай” командалары барлык биремнәрне дә төгәл үтәде, җитез булдылар. Алар бәйге барышында мода да күрсәтте, рәсем дә ясады, хәтта спектакльдә дә
уйнап карады. Күңелле уеннар, котлаулар тынып тормады.

Бәйрәмне ямьләндереп, “Ак калфак” оешмасының алыштыргысыз артистлары Гәүһәр апа Капустина, Розалия апа Зыятдинова моңлы җырларын, шигырьләрен һәм дәртле биюләрен бүләк итте. Жюри вазыйфасын да үтәделәр. Жюри рәисе Фәридә апа Гыйззетдинова, “Ягез әле, матуркайлар” конкурсына йомгак ясап, югары бәя бирде.
- Күңелегездә һәрвакыт яз булсын, кояш балкып торсын. Сез барыгыз да шундый уңган-булганнар, саулыгыгыз нык булсын, бигрәк тә хатын-кыз бәхете читләп үтмәсен, - дип теләде ул.
Катнашучылар үзләре дә чарадан бик кәнагать калды: күтәренке кәеф тә алды, бүләкле дә булдылар һәм бергәләшеп чәй табыны янында сыйланды.

Текст һәм фото: Зилә Мөдәррисова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев