Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Тәслимә Рафикова: Сайлау безнең өчен бәйрәм кебек

Лениногорскиның "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы вәкиле Тәслимә Рафикова 13 нче сентябрь көнне сайлауларга милли киемнән килде.

 

 

1792нче сайлау участогына иптәше Сирень абый белән авылдан ук килүләре икән. Зәй-Каратайдагы йортларында быел беренче тапкыр бройлерлар алып үстергәннәр, бал кортлары да тоталар. Шуларны берәр сәгатькә генә калдырып, тавыш бирү өчен шәһәргә килгән булганнар.

- Сайлауга килеп, эш арасында ял ясадык әле үзебезгә. Авыл тормышы белән кайнап, шәһәрдәге үзгәрешләрне дә карарга вакыт юк. Елдан-ел матурая Лениногорск.
Сайлаулар инде һәрвакыт бәйрәм кебек уза иде, быел инде чикләүләр булу сәбәпле, тыныч кына уза. Шушы көнгә ямь өстәү өчен шулай менә үзебезнең милли киемнәребездән килергә булдык, комиссия әгъзалары гаҗәпләнеп калдылар хәтта, - ди Тәслимә ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X