Шушы көннәрдә үзенчәлекле бакчага тап булдым.
Шәһәрнең Октябрьская урамында яшәүче Хәйруллиннар үз бакчаларын шулай матурлап, карап тоталар. Уңышны да мулдан җыялар икән. Груша, алма агачлары сыгылып тора. Теплицада помидорлар кызырышып, мине өз дә мине өз, дип утыра. Бәрәнгесе, суганы, кишере - аларны инде әйтеп тә торасы юк.



Хезмәт җимешләренең рәхәте насыйп булсын!
фото: Лиана Габидулина
Нет комментариев