Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның оста куллы гаиләсе

Язманың геройлары - ирле-хатынлы  шәһәребездә яшәүче  Алмаз һәм   Фәридә Фәсхетдиновлар.

Алтын куллы гаилә изолонга “җан өреп”, чын мәгънәсендә  могҗиза тудыра. Изолон дип аталган тукымадан  төрле  төстәге һәм төрле зурлыктагы  роза чәчәкләрен иҗат итә. Ул  “аяк”ка утыртыла. Гадәттә, ул бер-ике, өч чәчәктән тора. Арада яна торганнары, гадиләре дә бар.  Күпчлек кешеләр  аны йокы бүлмәсенә яктырткыч буларак куллана икән.  Изолон юыла, экологик яктан чиста, янмый да.  Бу  шөгыльләрен  алар декабрь аенда  гына башлап җибәрсә дә, розаларын ясый-ясый тәмам остарып беткәннәр. Фәридә әйтүенчә,  аның инде күптән изолоннан  шундый  чәчәкләр ясап карыйсы килгән булган, тик һаман  да вакыты һәм  җаен гына туры китерә  алмаган.  Тормыш иптәше Алмазның да хатынының эшен хуплавы да аңа көч-дәрт бирә. Электрика  белән бәйле эшләрне, әлбәттә, гаилә башлыгы башкара.  Инде бу эшкә бер кереп киткәч,  Фәсхетдиновлар  төп  эшләреннән бушаган арада бөтен дөньяларын онытып шушы матурлыкка чумалар.

Моннан тыш Фәсхетдиновлар балалар өчен изолонннан курчак, туп сурәтендәге яктырткычларны да ясыйлар. Алары да бик үзенчәлекле. Бигрәк тә кечкенәләргә нәрсә бүләк итим дип баш ватканда, менә дигән шәп бүләк. Үзе кирәкле дә, матур да. 

Фәсхетдиновлар ясаган матурлыкны фотолардан карый аласыз:

текст һәм фото: Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев