Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее Туган тел көнен бергә үткәрергә чакыра

Иң ихлас сүзләр туган телдә яңгырый. Лениногорск Туган якны өйрәнү музее Бөек Ватан сугышындагы Җиңү турында туган телендә сөйләргә чакыра. Быел туган телләр көнен Җиңүнең 75 еллыгына багышлый икән музей.

 

21 февральдә 14:00 сәгатьтә   Туган якны өйрәнү музее барысын да «Туган телдә Җиңү турында» чарасына чакыра. Бөек Ватан сугышында Җиңү турындагы җырны үз туган телендә җырлау, шигырь яки прозадан өзек сөйләү өчен менә дигән мөмкинлек ул.

Чарада чыгыш ясау өчен 5 - 05 - 91 телефоны буенча шалтыратырга яки lkm_leninogorsk@mail.ru адресына гариза язарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев