Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда “ТАССР оешуның 100 еллыгы” истәлек билгеләре тапшырылды

Бүген – ТАССРның оешуына 100 ел тулган көнне, шәһәрнең Туган якны өйрәнү музеенда “ТАССРга 100 ел” истәлек билгеләре тапшырдылар.

 


Район башлыгы Рәгать Хөсәенов сәламләү сүзләре җиткерде.

  “ТАССРның 100 еллыгы безнең шәһәргә 65, нефть һәм газ чыгару идарәсенә 75 ел тулу белән бергә туры килә. Безнең район Татарстан үсешенә зур өлеш кертте. Без – Татарстанда беренче нефть табучылар буларак тарихка кереп калдык”, - диде Рәгать Хөсәенов.
Аннан 10 кешегә истәлек билгеләре тапшырылды.

Бүгенге вәзгыятькә бәйле, чара берничәгә бүленеп узды.

Истәлек билгесе – медаль белән бүләкләнүче Исхак Садриев республиканың шушы 100 ел эчендә бик нык үзгәрүен, аның камилләшүен әйтте.

Бу көнне музыкаль бүләк тә яңгырады.

 

Розалия Мостафина
Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев