Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның 11 нче гимназиясендә белем көне

Шәһәр һәм район мәктәпләренә беренче сыйныфка быел 837 бала керде. Тантаналы линейка, беренче кыңгырау, котлау - барысы да алар хөрмәтенә иде. 11 нче гимназиядә I сыйныфта быел 47 бала укыячак. Мәктәпнең актлар залында алар өчен беренче тапкыр кыңгырау чылтырады. Унберенче сыйныф укучылары биредә егерме икән. - Беренчеләргә дә, унберенчеләргә дә...

Шәһәр һәм район мәктәпләренә беренче сыйныфка быел 837 бала керде.
Тантаналы линейка, беренче кыңгырау, котлау - барысы да алар хөрмәтенә иде. 11 нче гимназиядә I сыйныфта быел 47 бала укыячак.
Мәктәпнең актлар залында алар өчен беренче тапкыр кыңгырау чылтырады. Унберенче сыйныф укучылары биредә егерме икән.
- Беренчеләргә дә, унберенчеләргә дә өметебез зур,- ди мәктәп директоры Тәслимә Халикова. - Яңа гына мәктәп бусагасын атлап керүчеләр яхшы укып китәр, ә чыгарылышлар имтихан вакытында да, мәктәпне тәмамлаганнан соң да безне бары тик куандырып кына торырлар.
Әлбәттә инде, беренчеләрнең урыны түрдән иде ул көнне. Әле шигырь сөйләп, җырлап та күрсәттеләр, бик күп котлаулар кабул иттеләр. Беренчеләр икегә бүленеп укыячак: беренчесе - татар, икенчесе рус сыйныфы. Мәктәп җитәкчелеге аңлатуынча, татар сыйныфында укучыларның укыту программасында башкалардан әллә ни аерма юк. Үзенчәлеге шунда: төрле чара-бәйрәмнәр татарча узачак. Әлеге сыйныфка 25 әти-әни баласын биргән. Мин моны балалары яхшы укудан тыш, туган телләрен дә камил белсен дип тырышалар, дип уйлыйм. Чөнки рус теленнән тыш, татар телен белүнең әле беркемгә дә комачаулаганы юк. Беренчеләрне кабул итеп алган укытучылар икесе дә тәҗрибәле, тырыш, аларга уңышлар телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 1 сентябрь

2
X