Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның конкурсларда җиңгән укытучылары билгеле булды

3-6 февраль аралыгында Лениногорскиның 7 нче мәктәбе базасында "Ел сыйныф җитәкчесе", "Өстәмә белем бирү укытучысы", "Россиянең педагог-психологы - 2015" республика конкурсларының муниципаль этабы үтте. "Ел сыйныф җитәкчесе" конкурсында шәһәр һәм районнан 19 укытучы катнашты. Нәтиҗәдә, беренче урынны шәһәребезнең 7 нче мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы Наилә Шәмсуллина алды, икенче урында 2...

3-6 февраль аралыгында Лениногорскиның 7 нче мәктәбе базасында "Ел сыйныф җитәкчесе", "Өстәмә белем бирү укытучысы", "Россиянең педагог-психологы - 2015" республика конкурсларының муниципаль этабы үтте.


"Ел сыйныф җитәкчесе" конкурсында шәһәр һәм районнан 19 укытучы катнашты. Нәтиҗәдә, беренче урынны шәһәребезнең 7 нче мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы Наилә Шәмсуллина алды, икенче урында 2 нче мәктәпнең биология укытучысы Надежда Воробьева, өченче урынга 5 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галия Исмәгыйлева лаек булды.

"Өстәмә белем бирү укытучысы" конкурсында 9 укытучы көч сынашты. Жюри әгъзалары мондый нәтиҗәгә килде: беренче урын - Балалар иҗат йортында өстәмә белем бирү укытучысы Елена Артемьевада, икенче урында - 12 нче лицейның тарих укытучысы Ирина Клещевниковада, өченче урында 7 нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы.

"Россиянең педагог-психологы - 2015" конкурсында өч укытучы катнашты. Беренче урын беркемгә дә булмады. Икенче урынны 14 нче балалар бакчасы педагог-психологы Людмила Дорошина яуласа, өченче урынны 4 нче мәктәпнең педагог-психологы Екатерина Сагдеева алды.

http://len-journal.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Конкурс