Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның 2 нче мәктәбендә Әтиләр көне узган

Лениногорскиның 2 нче мәктәбендә Әтиләр көне уңаеннан балалар һәм әтиләр катнашында квест үткәрелгән.

Квестта катнашучылар төрле станцияләрдә йөргән, аларның һәрберсендә вакытка биремнәрне үтәгән. Катнашучылардан белем генә түгел, ә физик әзерлек тә таләп ителгән. Мәсәлән, әтиләр автоматны сүтеп җыйган, тактага кадак бәргән һәм, хәтта, төймәне тукымага теккән.

Балаларга биргән биремнәр арасында көйне ачыклау, әтиләренә күзләре йомган килеш киенергә ярдәм итәргә тиеш булганнар.

Мондый төр чаралар ярдәмендә әтиләр дә, балалар да бик күп уңай эмоцияләр ала, балалары белән мөнәсәбәтләре тагын да ныгый. Әтиләр көне барлык катнашучылар өчен чын бәйрәмгә әйләнгән.

Фото һәм мәгълүмат Лениногорск 2 нче мәктәбенең ВКонтакте социаль челтәреннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев