Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның 5нче мәктәбендә янгын куркынычсызлыгы буенча дәрес үткәрелде

Янгыннарны, янгын белән бәйле фаҗигаләрне булдырмас өчен, балаларны бәхетсезлек очракларыннан ничек сакланырга икәнен өйрәтү бик мөһим. Әлбәттә, беренче чиратта бу очракларны булдырмау кирәк.

Шундый дәресләрнең берсен Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге җитәкчесе Дамир Вильданов 5нче мәктәптә үткәрде.

Укучыларга янгын яки башка экстремаль хәлләр вакытында үзләрен ничек дөрес тотарга, бәхетсезлек килеп чыкканда нәрсә эшләргә һәм беренче ярдәмне ничек күрсәтергә, иң мөһиме, гадәттән тыш хәлләрдән ничек сакланырга, шулай ук сулыкларда үз-үзеңне куркынычсыз тотуның төп кагыйдәләре турында аңлатылды. Шулай ук профилактика дәресе барышында балаларның шуклыклары һәм ут белән саксыз эш итүләре аркасында фаҗига белән тәмамланган бәхетсезлек очраклары мисаллары китерелде.

“Мондый дәресләрне үткәрүнең максаты һәм бурычы булып үсеп килүче буын арасында тормыш иминлеге культурасын пропагандалау, коткаручы һәм янгын сүндерүче һөнәрләрен популярлаштыру тора”, - дип билгеләп үтте Дамир Вильданов.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев