Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның “Дубки” мәктәп урманчылыгында дендробакчага нигез салынды (+ фотолар)

Инде монда агачлар утыртып, алар яшеллек белән куандыра.

Лениногорскиның «Дубки» мәктәп урманчылыгы яңа уку елында укучылар өчен үз ишекләрен ачты, мәктәп урманчылыгының эше «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты нигезендә «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

Әлеге мәктәп урманчылыгы шәһәрнең 3нче мәктәбендә урнашкан. 2019 елның 1 апрелендә Лениногорск урман хуҗалыгы инициативасы белән мәктәптә әлеге оешма барлыкка килде. Мәктәп урманчылыгының үз Уставы, үз кагыйдәләре, урман хуҗалыгы белән килешүе бар. Әлеге урманчылык – бер уй-фикер, теләкләр белән янган укучылар берләшмәсе. Ел саен алар «Урманны саклыйк», «Кыш көне кошларны ашатыгыз», «Кошларга оя бүләк итик!”, "Татарстанның чиста урманнары" акцияләрендә актив катнашалар.

Быел мәктәп урманчылыгы үз эшен тагын да киңәйтте. Мәктәп администрациясе, «Дубки» мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Резеда Мөхетдинова «Лениногорск урманчылыгы» инициативасы белән мәктәп территориясендә дендробакча ясау турында фикер алыштылар һәм моны эшләргә булганнар.

 “Бу фикер, тәкъдим бөтен коллектив тарафыннан кабул ителде, - дип сөйли мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Резеда Мөхетдинова. - Ул безгә мәктәп участогында матур урыннар булдыру, экологик тәрбия кыйммәтләре белән генә түгел, ә мәктәп территориясендә уку-укыту эшчәнлеге өчен үрнәкләр булган мәйданчыклар ясау белән дә ошады. Балалар үсемлекләрнең төрләре, аларның үсеше, ландшафт дизайны нигезләре белән таныша алачак”, - ди ул.

Башта алар дендробакчаның макетын төзегәннәр. Ә эшне булачак дендробакча территориясен җыештырудан башлыйлар. Чүп-чар җыйганнар, иске куакларны кискәннәр. Аннары агачлар һәм куаклар утыртканнар. Бу эштә аларга Лениногорск урманчылыгы хезмәткәрләре ярдәм иткән.

Бүгенге көндә мәктәп территориясендә 10 төп алма агачы, 56 каен, 28 гади чыршы, 15 туя , 20 гади миләш, 36 себер нараты (кедр), 20 вак яфраклы юкә, 20 гади чия, 20 зәңгәр чыршы, 10 тау нараты, 12 ат каштаны, 3 гортензия һәм 10 бөрлегән һәм гади кура җиләге, шулай ук ремонтант төре дә утыртылган.

Мәктәп урманчылыгына мондый зур эшләрендә уңышлар телибез. Киләчәктә мәктәп территориясендә иң матур почмак булыр дип ышанабыз.

 

фотолар: «Дубки» мәктәп урманчылыгыннан

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дубки мәктәп урманчылыгы дендробакча дендросад