Лениногорскиның яшь җырчылары - Бөтенроссия фестивалендә
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның яшь җырчылары - Бөтенроссия фестивалендә

Бөгелмә шәһәрендә «Роза ветров» Бөтенроссия фестивале узды.

Конкурс инде 30 ел үткәрелә. Фестивальдә катнашучылар арасында лениногорскилылар да бар иде. 

Лениногорскиның «Барби» вокаль шоу-төркеме катнашучылары җиңүчеләр рәтенә керде һәм призлы урыннар алуга иреште. Төркемгә йөрүче Ясминә Шәмсетдинова 2нче дәрәҗә лауреат, Екатерина Исмәгыйлева 1нче дәрәҗә дипломант булды. Җитәкчеләре — Илсөяр Федюкевич.
Аларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.

Фото һәм мәгълүмат Лениногорск Мәдәният сарае ВКонтакте челтәреннән


Нет комментариев