Лениногорскиның мәктәп укучылары Валентин Шашинның биографиясе белән танышты
Лениногорскида 5 нче мәктәпнең 4»Б» сыйныф укучылары Владимир Шашин һәйкәле янында булдылар.
Халыкара туризм көнендә укучылар Владимир Шашин һәйкәле янына сәяхәт иткән.
Һәйкәл 1981 елда Валентин Дмитриевич Шашинның Татарстанның нефть чыгару сәнәгатен үстерүгә керткән зур өлеше өчен тантаналы рәвештә ачыла.
Укучылар аның тормышы турында күп мәгълүмат алган.
Валентин Дмитриевич Шашинның 1955 елдан 1963 елга кадәр "Татнефть"не җитәкләгән. 1965-1977 елларда СССРның нефть сәнәгате министры булган. Бу елларда илдә нефть чыгару ике тапкыр арта, Башкортстанда, Татарстанда, Пермь һәм Куйбышев өлкәләрендә, шулай ук Көнбатыш Себернең төп төбәгендә нефть чыгару зур темплар белән үсеш алган.
Фото: Лениногорскның 5нче мәктәбенең ВКонтакте официаль төркеменнән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев