Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның Үзәк китапханәсендә шагыйрь Марс Хафизов белән очрашу үтте

Лениногорск шәһәренең Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә, Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрь, бик күп җырлар авторы, Татарстан Республикасының атказанган табибы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Марс Хафизов белән очрашу узды.

Марс Юныс улы гомерен табиб һөнәре белән бәйләгән шәхес. Шул ук вакытта күңелендә һәрвакыт туган телгә, әдәбиятка мәхәббәт йөртә һәм шигырьләр иҗат итә. Шагыйрь бүгенге көндә 14 китап авторы. Аның “Яраларны юа мәхәббәт”, “Мин ярата беләм”, “Бер елмаюың җитә”, “Синең өчен” һәм башка шигырьләр җыентыклары китап укучылар тарафыннан җылы кабул ителә.

Туган телгә, моңга мәхәббәт белән сугарылган шигъри шәлкемнәре очрашуга килүчеләр күңелендә якты хисләр калдырды. Марс Хафизовның тормыш иптәше Мәдинә ханымның да шагыйрьнең иҗатына  йогынтысы зур. Бу гаилә тулаем алганда әдәбият, мәдәният белән рухланып, илһамланып гомер итә.

Марс Юныс улы бүгенгесе көндә 200дән  артык җыр авторы да, аның сүзләренә язылган җырларны татар эстрадасының танылган җырчылары Салават Фәтхетдинов, Гүзәл Уразова, Айдар Галимов, Илдар Хәкимов, Алсу Әбелханова башкара.

Очрашу барышында шигърият сөючеләр шагыйрьнең үзенчәлекле шигырьләре белән таныштылар, автор сүзләренә иҗат ителгән җырлар тыңладылар. Шулай ук Марс Юныс улы тамашачыларны кызыксындырган сорауларга да төпле җавап бирә белде. Гомумән алганда Марс Хафизов иҗаты беркемне дә битараф калдырмады, җырлары исә онытылмаслык сәхифә булып күңелләргә күчте.

Әлеге мәртәбәле чарада Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрь Таһир Шәмсуаровның чыгышы да әлеге чараның бизәген тәшкил итте. Ул Марс Хафизовның иҗатына югары бәя бирде һәм үзенең чыгышын “Татар гармуны” исемле шигыре белән тәмамлады.

Бүгенге очрашу залда утырган тамашачының күңеленә хуш килде. Ерак араларны якын итеп очрашуга килгәне өчен Марс Юныс улына Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә очрашулар насыйп булсын, иҗат чишмәсе саекмасын, халкыбызның күңеленә үтеп керердәй шигырьләр иҗат итүен теләп калабыз!

Ләйсән Рахманова - Шәмсуарова

фотолар: китапханәдән

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев